Яңа ел алдыннан Тукай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, моннан тыш Кнәз авыл җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре, җирлекнең ветераннар советы рәисләре һәм «Солнышко» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар тәрбиячеләре Валентина Долгова белән Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Андреевич Тепловның өенә бардылар, аны олуг юбилее...
Яңа ел алдыннан Тукай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, моннан тыш Кнәз авыл җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре, җирлекнең ветераннар советы рәисләре һәм «Солнышко» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар тәрбиячеләре Валентина Долгова белән Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Андреевич Тепловның өенә бардылар, аны олуг юбилее - 95 яшь тулган көне белән тәбрик иттеләр. Рөстәм Илдус улы ветеранга бүләк белән бергә РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын да тапшырды. Балалар юбилярга әзерләп килгән шигырьләрен сөйләделәр, килгән кунаклар матур теләкләрен җиткерделәр. Василий Тепловның туган-тумачалары, якыннары, күршеләре шулай ук ветеранны олы юбилее белән котладылар, изге теләкләрен әйттеләр, дип хәбәр итә безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев