Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Иштирәк авылында “Серле шигърият” дип исемләнгән китап бәйрәме узды

Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан - буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә - китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур.

4 май көнне, Тукай районы Иштирәк авылында “Серле шигърият” дип исемләнгән китап бәйрәме узды. 2017 елда Иштирәк авылы китапханәсе Республика күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы авыл китапханәсе” конкурсында катнашып премиягә лаек булды һәм шул акчага  китапханәбезнең бүлмәсенә ремонт ясалды. Шушы бүлмәне тәкъдим итү уңаеннан шушы очрашуны үткәрергә булдык. Бу бәйрәмгә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле язучы һәм шагыйрь  – Факил абый Сафин һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, талантлы һәм киң күңелле Әлфия Ситдыйкова килделәр. Очрашуга татар әдәбияты белән кызыксынучы балалар, укытучылар, авыл халкы килде. Бәйрәмебезне “Миләүшә” балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз “Хәерле көн” дип исемләнгән җыр белән ачып җибәрделәр. Китапханәче язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Факил абый белән Әлфия апа үзләренең күңелләренә якын булган матур шигырьләрен һәм үзләре турында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Факил абый “Көмеш кыңгырау” газетасы тормышы, чыгу процессы белән таныштырды. Балалар  язучыларның матур шигырьләрен укыдылар: Зәлия Закирова, Мустафина Зарина, Зайцев Марс, Хадеева Диләрә һәм Зайнутдинова Айзилә.  Соңыннан язучылар балаларга үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Очрашуга килгән кунаклар күтәренке күңел белән кайтып киттеләр. Ерак араларны якын итеп килгән өчен язучыларыбызга зур рәхмәт!

Иштирәк авылы китапханә мөдире Алия Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев