Тукай районында юл-транспорт һәлакәте
Яңалыклар

Тукай районында юл-транспорт һәлакәте

Яр Чаллы – Водозабор автоюлында булган.

3 июльдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча дежур часте экипажы Яр Чаллы – Водозабор автоюлында, 4 км 200м юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр алды.

Һәлакәт урынына килеп җиткәч, ЮХИДИ хезмәткәрләре LADA Granta автомобилен йөртүченең төп юл буенча траекториясен үзгәртмичә туры юнәлештә хәрәкәт итүче транспорт чарасына (Hyundai Solaris) юл бирмәвен ачыклаган. Йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә бәрелеш килеп чыга.

Әлеге вакытта юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев