Яңалыклар

Туган тел – иң якын тел

Күптән түгел булып узган халыкара туган тел көне уңаеннан Шилнәбаш авыл мәдәният йортында «Тополек» балалар бакчасында туган тел дәресләрен алып баручы Резеда Майорова, авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Туган телем – минем белән дус бул» («Язык родной – дружи со мной») исемле чара уздырдылар.

Татар теле кабинетында күргәзмәгә татар халык ашлары, дөнья халыклары киемендәге курчаклар куелган иде. Халыклар дуслыгын чагылдырган чарада балалар табышмаклар һәм мәкальләр әйттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Кичә төрле-төрле уеннар, җыр-биюләр белән бизәлде. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев