Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туңга сөрәләр, чөгендер алалар

Хәзерге вакытта район кырларында туңга сөрү эшләре дәвам итә. Бүгенгә 51 мең гектар мәйдан сөрелгән, бу – планның 87 проценты. Шикәр чөгендере, яшелчә уңышы җыелган кишәрлекләрне генә эшкәртәсе калып бара. Басуларда 27 техника эшли, эш ике сменада оештырылган. Аяз һава торышы булганда туңга сөрү эшләре атна ахырына тәмамланыр дип көтелә.

Шулай ук шикәр чөгендере уңышын җыю дәвам итә. Бүген 2,5 мең гектардан 116,6 мең тонна татлы тамыразык казып алынган. Гектарыннан чыккан уртача уңыш 456 центнер тәшкил итә. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән югары.
24 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Татарстан» кунакханәсендә «Уңыш-2019» бәйрәм тантанасы узачак. Район авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәткәрләрен ул көнне түгәрәк өстәл артына чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев