Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбә кыекларында боз сөңгеләре булмасын

Йорт түбәләреннән боз сөңгеләре, кар катламнары төшеп көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен һәм халыкны бәла-казалардан саклау максатыннан район прокуратурасы Бәтке, Биклән һәм Түбән Суыксу авылларындагы күпфатирлы йортларны тикшерде. Тикшерү «Доверие», «Надежда» идарә компанияләренең һәм «Биклән» торак-милекчелек ширкәтенең РФ Торак Кодексы таләпләрен һәм торак фондыннан файдалануның техник нормаларын үтәмәүләре, ягъни йорт...

Йорт түбәләреннән боз сөңгеләре, кар катламнары төшеп көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен һәм халыкны бәла-казалардан саклау максатыннан район прокуратурасы Бәтке, Биклән һәм Түбән Суыксу авылларындагы күпфатирлы йортларны тикшерде.

Тикшерү «Доверие», «Надежда» идарә компанияләренең һәм «Биклән» торак-милекчелек ширкәтенең РФ Торак Кодексы таләпләрен һәм торак фондыннан файдалануның техник нормаларын үтәмәүләре, ягъни йорт түбәләре кыекларын, балкон өсләрен кардан һәм боз сөңгеләреннән арындыру эшләре башкарылмавын ачыклады. Югарыда әйтелгән идарә компанияләре директорларына һәм ТМШ рәисенә карата административ хокук бозу турында эшләр кузгатылды, алар Яр Чаллы зона торак инспекциясенә җибәрелде. Моннан тыш, әлеге оешмалардан күпфатирлы йортларны боз сөңгеләреннән һәм кар катламнарыннан чистарттыруны таләп итүләрен сорап судка дәгъва хаты юлланды.
Прокуратура район авылларында күпкатлы йортлардагы куркынычсызлыкны тикшерүне алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев