Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЦСКА хоккейчылары "Ак Барс" командасын 5:0 хисабы белән җиңде

Бу уенда Данис Зарипов һәм Андрей Марков кебек тәҗрибәле хоккейчылар бозга чыкмады.

Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Мәскәүдән килгән “ЦСКА”ны кабул итте. “Ак Барс” бу уенда “ЦСКА” командасына 0:5 исәбе белән оттырды.

Бүген Мәскәү командасы үзенчәлекле реванш алды. Узган сезонда, нәкъ “ЦСКА” командасын җиңеп, “Ак Барс” Гагарин Кубогын яулап алган иде.

Беренче период. Сигезенче минутта “ЦСКА” уенчысы Михаил Григоренко исәпне ачып җибәрде (0:1).

Икенче период. Бишенче минутта Антон Слепышев “ЦСКА” өчен алка кертте (0:2). Җиденче минутта, “Ак Барс” һөҗүме вакытында, Александр Свитовка карата “ЦСКА” уенчылары тарафыннан кагыйдә бозу булды. Шул исәптән, “Ак Барс”лыларга буллит бәрү мөмкинлеге бирелде, ләкин буллит бәрүче Александр Бурмистров алка кертә алмады.

Унөченче минутта Михаил Григоренко “ЦСКА” өчен үзенең икенче алкасын кертте, шулай итеп дубль ясады (0:3). Уналтынчы минутта “ЦСКА” хоккейчысы Иван Телегин азчылыкта уйнаганда алка кертә алды (0:4).

Өченче период. Унтугызынчы минутта “ЦСКА” хоккейчысы Константин Окулов уенның бишенче алкасын кертте, уен “ЦСКА” командасы җиңүе белән тәмамланды (0:5).

Бу уенда Данис Зарипов һәм Андрей Марков кебек тәҗрибәле хоккейчылар бозга чыкмады.

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма;
Ткачев – Бурмистров – Галиев, Яруллин – Юдин;
Лукоянов – Попов – Потапов, Батыршин – Лямкин;
Глухов – Свитов – Клинкхаммер.

“ЦСКА”:
Сорокин (Юханссон);
Капризов – Вей – Григоренко, Дальбек – Робинсон;
Калинин – Андронов – Хансен, Пашнин – Науменков;
Толчинский – Шалунов – Окулов, Нестеров – Блажиевский;
Слепышев – Светлаков – Телегин, Марченко.

  • 17 ноябрьдә “Ак барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Ригадан килгән “Динамо” командасын каршы ала. Уен 17:00 сәгатьтә башлана.

Бүген “Татнефть-Арена” боз сарае трибуналарында күпсанлы җанатарлар арасында “Рубин” футбол командасы уенчылары Хорен Байрамян, Владимир Гранат, Сослан Джанаевны һәм җырчы Салават Фәтхетдинов бар иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев