Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тоталь диктант”ка әзерләнү өчен бушлай курслар оештырыла

Дәресләр һәр чәршәмбе проектның рәсми сайтында 15.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә үтәчәк. 14 апрельдә узачак "Тоталь диктант"ка әзерләнү өчен бушлай курслар оештырыла. Бу хакта "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 14 апрель көнне 80 ләп илдә хатасыз язуны тикшерүгә юнәлдерелгән "Тоталь диктант" халыкара акциясе узачак. Әлеге диктант өчен текст язу "Большая...

Дәресләр һәр чәршәмбе проектның рәсми сайтында 15.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә үтәчәк.

14 апрельдә узачак "Тоталь диктант"ка әзерләнү өчен бушлай курслар оештырыла. Бу хакта "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

14 апрель көнне 80 ләп илдә хатасыз язуны тикшерүгә юнәлдерелгән "Тоталь диктант" халыкара акциясе узачак. Әлеге диктант өчен текст язу "Большая книга" премиясе лауреаты, язучы Гүзәл Яхинага тәкъдим ителгән. Ул "Иртә", "Көндез", "Кич" дигән өч өлештән торган текст әзерләгән. Алга таба алар язучының "Дети мои" исемле яңа романына кертеләчәк.

Проектны оештыручылар әйтүенчә, диктант язарга җыенучылар аңа рус теленнән онлайн-курсларда әзерләнә алачак. Алар диктантка кадәр һәр чәршәмбе уздырылачак. "21 март көнне дөньяның теләсә кайсы иленнән теләүчеләр "Тоталь диктант"ка бушлай онлайн-курсларда әзерләнә алачак", - диелә хәбәрдә. Дәресләр проектның рәсми сайтында 15.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә үтәчәк. Әезрлек барышында акциядә катнашырга теләүчеләр диктант язганда кирәкле кагыйдәләрне искә төшерә алачак. Диктант язылгач та, нәтиҗәләр ясау буенча өч дәрес узачак - анда тоталь диктантның өч өлешенә онлайн-анализ ясалачак.

"Тоталь диктант" проекты җитәкчесе Ольга Ребковец онлайн-курсларга кызыксынуның артуын, ел саен аңа 2-3 мең кеше кушылуын билгеләп узган. Былтыргы курсларда 112 мең катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев