Тормышына шөкер итеп яши
Инвалидлар декадасы кысаларында районның «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре район ветераннар советы һәм инвалидлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов белән берлектә Бәтке авылында гаиләгә тәрбиягә алынган Алевтина Кузнецованың хәлен белделәр.
Беренче группа инвалид Алевтина Ивановна 2017 елның май аеннан Исламовлар гаиләсендә яши. Катлаулы тормыш юлы үтеп, картайган көнендә әлеге гаиләгә килеп эләккән бу ханым бүгенге тормышына шөкер итеп гомер кичерә. Тамагы тук, урын-җире чиста һәм пөхтә. Ул моның өчен үзен тәрбиягә алган гаиләгә бик рәхмәтле.
Әңгәмә барышында Алевтина Ивановна социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Бәтке амбулаториясе хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерде. Районда эшләүче «Игелек кыл» хәйрия фонды хисабыннан аңа күпфункцияле кровать алып биргәннәр иде. Бу изге эштә башлап йөргән Галимҗан Зариповка, район җитәкчелегенә ул шулай ук рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Фото «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев