Яңалыклар

Әти-әниләр имтихан бирә

26 февраль көнне Яңа поселогы мәктәбендә әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак.

Анда районның һәр мәктәбеннән икешәр кеше – быел имтихан тотачак балаларның ата-аналары катнаша. Алар бер сәгать дәвамында тарих фәненнән быелгы БДИ сорауларына җавап бирергә тиеш. Имтихан 14.00 сәгатьтә башлана. Әти-әниләр өчен имтиханнар дүртенче ел рәттән оештырыла. Җавапларны имтихан тәмамлангач та тикшерәчәкләр. Шулай итеп, әти-әниләр белем дәрәҗәләрен шунда ук беләчәкләр. 


Нет комментариев