Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әти, әни, мин – тату гаилә»

Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасында әнә шулай дип аталган гаилә бәйрәме булды. Ул сабыйлар күңелендә генә түгел, әти-әниләре хәтерендә дә озак сакланыр әле. Күңелле дә, эшлекле дә булды ул. Программа гаиләдә балага нәни вакытларыннан ук әхлак тәрбиясе бирү, күңелләренә дөньяга дөрес караш иңдерү, сәләтләрен ачу, үстерү темасына багышланган иде.

Белгәнебезчә, сәләтсез балалар булмый. Бәйрәм барышында да күренде ул: җырлыйлар да, матур итеп бииләр дә, шигырь дә сөйләп күрсәттеләр, стенага эленгән күргәзмәләргә караганда, ярыйсы гына итеп рәсем дә ясыйлар. Бакча тәрбиячеләре әти-әниләр белән бергәләшеп, киңәшләшеп эшләгәндә генә сабыйларның сәләтен ачып була. Бәйрәмне башлап җибәргәндә бу хакта бакча мөдире Ландыш Галиева да бик дөрес әйтте:

- Гаиләдәге мохит, төрле уеннар, әкият геройлары аша сабый күңеленә яхшылык орлыклары салу, балага әхлак тәрбиясе бирү, матурлыкка омтылыш тәрбияләү бик мөһим. Бу эшне без бакчада да дәвам иттерәбез: балаларны төрле яклап ачарга, сәләтләрен үстерергә тырышабыз. Шөкер, балаларыбыз барысы да тигез гаиләләрдә үсәләр һәм тәрбия эшен тыгыз элемтәдә алып барырга тырышабыз. Моның да бала тәрбияләүдә әһәмияте бик зур. Бүгенге бәйрәмебездә дә гаиләдәге җылы багланышларны күрсәтегә тырышырбыз.

Шушы мизгелдә чын әкият геройлары пәйда булуы тәрбияви мизгелләрне чагылдырган үзенчәлекле күчтәнәч булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфия Әхмәтҗанова белән Энҗе Хәмәтова әкияттән бер өзек тамаша күрсәтеп, сабыйлар күңеленә изгелекнең өстенлеген, чагылдырдылар.

Һәм бәйрәмгә килгән кунаклар хозурына тәрбияче апалары Гөлнур Сәхапова белән әзерләгән бик матур концерт башланды. Берсеннән-берсе матур итеп киенгән сабыйлар сафка басып, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, ә апалары: «Балалар, бәйрәм уртасына әниләрегезне чакырыгыз әле», - дигәч, шатлыклы шаулашып, әниләренә йөгерделәр. Мөгаен, әниләр белән бергә түгәрәк әйләнеп җырлау, бергәләшеп уйнау, викторинада җаваплар эзләү сабыйлар өчен иң бәхетле мизгелләр булгандыр. «Әти-әни һәм бала - иң бәхетле гаилә» конкурсында ихлас ярышулар, гаиләгә алдан бирелгән өйгә эшне башкару, төрле кызыклы уеннар берсен-берсе алмаштырды. Әтиләрне генә күр: төрле маркалы машиналарда каршылыклар куелган полигонда җан-фәрман «йөк» (кубиклар) ташыйлар. Баксаң, балалар менә дигән җанатарлар да икән - гөр килеп, әтиләренә көч биреп торалар. Һәрберсе әтисенең җиңүче булуын тели. Бу юлы да дуслык җиңә, сабыйлар шатланалар, әтиләренә «Мин - шофер» җырын бүләк иттеләр. Әнә шулай үтә җылы, тирән мәгънәле темактик бәйрәм әзерләгән бакча коллективы. Бүләк тә әзерләгәннәр. Балалар әниләренә - тәрбияче апалары белән бергәләп ясаган чәчәк, ә әтиләренә җыр бүләк иттеләр. Ә туган көне шушы бәйрәмгә туры килгән Гөлнара апаларын гомер бәйрәме белән котладылар. Тәмле ризыклар белән сыйлаучы, бүлмәләрен матурлап тотучы апаларына да рәхмәт сүзләре ишетелде.

«Таңбатыр» балалар бакчасында беренче генә булуым түгел. Биредә сәләтләрне ача беләләр. Мәктәбебезнең төрле фестивальләрдә җиңгән, дипломнар белән бүләкләнгән «Шатлык» - бию, «Тамчы» фольклор ансамбльләре кызлары һәм егетләре дә әле кайчан гына шушы бакчага йөргән иде. Аларның нәкъ бүгенге бәйрәмдәге кебек биюләре, җырлаулары истә. Традиция дәвам итә, димәк. Бу куанычлы хәл.

Заһидә Нәбиуллина,
Күзкәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев