Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терроризмга каршы көрәш  – бердәмлектә

 Үткән атнада район башкарма комитетының утырышлар залында Тукай районының террорга каршы комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Комиссия әгъзаләре, районың имам-мөхтәсибе, җирлек башлыклары һәм мәктәп директорлары катнашындагы утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе, террорга каршы комиссия рәисе урынбасары Айрат Хәбибуллин алып барды. Анда белем бирү учреждениеләрендә укучы балалар арасында террорга каршы профилактика чараларын уздыру, интернеттагы социаль төркемнәрне күзәтү, экстремистик юнәлештә эшләүче төркемнәрне ачыклап, аларның эшчәнлеген чикләү турындагы сораулар каралды. Шулай ук, аерым игътибарга алынган затлар белән һәм дини сферада профилактика эшләрен алып бару кебек мәсьәләләргә да тукталдылар. 

Утырыш ахырында каралган сораулар буенча карарлар кабул ителеп, җаваплы затлар, карарны үтәү өчен вакыт бирелде. Комиссия утырышын тәмамлаганда, Айрат Хәбибуллин: «Экстремизмга һәм терроризма каршы көрәш эшен бары бергә, үзара хәбәрләшеп кенә үтәргә була» – диде.  


Алсу Тимерханова
Автор фотосы     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев