Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тел галиме татар мәктәпләре абруйлы булырга тиеш дип саный

“Татар теле бетми ул!” дип йөрсәң, татар теле бетәчәк ул, ди филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыпов.

Татарстан Фәннәр академиясе академигы, КФУның шәрәфле профессоры, филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыпов татар мәктәпләре абруйлы булырга тиеш, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында әйтте.

  • Рүзәл Йосыпов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән. Лингвистика, икетеллелек мәсьәләләре, тәрҗемә практикасы һәм теориясе, сөйләм культурасы өлкәләрен тикшергән галим, күпсанлы монографияләр, дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы. 1986-2002 елларда Казан педагогика университетында ректор һәм татар теле белеме кафедрасы мөдире, Казан шәһәре советы һәм 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы халык депутаты.

Рүзәл Йосыпов татар мәктәпләре гадәти мәктәпләрдән яхшырак булырга тиеш, дип саный. “Татар теле бетми ул!” дип йөрсәң, татар теле бетәчәк ул. Аның өчен көрәшергә кирәк. Мин дәүләт кешеләренә чып-чынлап шөгыльләнегез, игътибарыгызны арттырыгыз, дип мөрәҗәгать итәм. Татар мәктәпләре ачарга кирәк. Ул бит беркемгә дә комачауламый. Һәм ул мәктәпләр абруйлы, русча әйткәндә “элитный” булырга тиеш. Конституциядә дә, Мәгариф министрлыгында да, башка законда да беркем дә татар телен чикләмәгән! Ач күбрәк, укыт. Татар мәктәпләре гадәти мәктәпләрдән дә яхшырак булырга тиеш. Акча жәлләмә, иганәчеләрне җәлеп ит. Байлар бездә бик күп. Инглиз телен дә, рус телен дә, татар телен дә яхшы итеп укытырга кирәк", - диде Рүзәл Йосыпов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев