Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тел белән дус бул

Шилнәбаш авылының «Тополек» балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Резедә Майорова җитәкчелегендә, Туган тел көненә багышлап, «Туган телем, минем белән дус бул!» («Язык родной – дружи со мной») дип аталган бик матур кичә узды. Төрле яшьтәге балалар тупланган «Ромашка» төркеменә йөрүчеләр татар халык биюе әзерләгәннәр иде. Кече яшьтәгеләр төркеме «Во поле берёзка стояла» дигән рус уены белән таныштырды, «Березка» әзерлек төркеме балалары «Түбәтәй» татар халык уенын башкардылар, татарча шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.  

Чарага кунак итеп мәдәният хезмәткәре Мария Маратаева һәм авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева чакырылган иде. Китапханәче балаларга республикада яшәүче төрле халыкларның телләре турында сөйләде, викторина үткәрде, табышмаклар әйтте. Балалар сорауларга бик теләп җавап бирделәр.
Чараның ахырында балалар басып «Туган тел» җырын тыңладылар. Кичә бик җылы мохиттә үтте. Соңыннан нәниләргә эмблемалар һәм баллы күчтәнәчләр бүләк ителде. 
Лена Юлдашева, тәрбияче.
/ Фото Резедә Майоровадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев