Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техника ремонтлыйлар

2020 елгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау барышын тикшерү узды. Комиссия хуҗалыклар тарафыннан башкарылган эшкә уңай бәя бирде. Соңгы елларда хуҗалыкларның техника сакланышын тәэмин итүгә карата мөнәсәбәтләрен яхшыртулары күзәтелә, дип билгеләп үтте комиссия әгъзалары. Барлык хуҗалыкларда да комбайннар чистартылган, юылган һәм аерым өслеккә куелган.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак бүлекчәсе, икенче урында – Сәйдәшев исемендәге хуҗалык, өченче урынга «Кама» агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсе чыкты. Дүртенче урынны «Ярыш», «Гигант», «Р-Агро» хуҗалыклары бүлеште. Бишенче урынга «Биклән» җитештерү кооперативы чыкты. Әйтергә кирәк, техника ремонтлау декабрь аенда төгәлләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев