Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тавыш бирүнең соңгы көне Тукай районында аеруча актив үтте

Барлык участоклар иртәнге сәгать 8дә ачылды. Алар кичке 8гә кадәр эшләячәк. Бүгенге коронавирус вәзгыятен истә тотып, 44 участокның һәрберсендә тавыш бирү куркынычсызлык кагыйдәләре үтәп башкарылды.

Мәләкәс авылының мәдәният йортында урнашкан 2651нче сайлау участогында да халык иртәннән бирле өзелеп тормады. Ишектән кергәндә үк һәрбер сайлаучының температурасын үлчәделәр, аннары перчатка һәм битлекләр бирделәр. Бу участокка Калинин, Куаклы, Яңа Җирекле авыллары керә. Барысы 864 сайлаучы. 1 июль иртәнге сәгать 10га аларның 800гә якына тавыш биргән иде инде. «Һәр көнне өйләргә дә чыктык. Халык Конституциягә үзгәрешләр кертүне кирәкле гамәл дип саный. Кемнәрдер төзәтмәләр белән үзләре ныклап танышып килә, кемдер биредә стендтан укып үзенә мәгълүмат ала», – ди комиссия рәисе Валерий Михайлов.

Реклама

«Минем бер генә сайлауны да калдырганым юк. Һәр яңалыктан хәбәрдар булырга тырышам. Тавыш бирүне бурычым дип саныйм», – ди 60 яшен тутыручы Александра Ванифатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X