Татарстанга җылы көннәр кайта: бүген температура 28 градуска кадәр күтәрелә
Яңалыклар

Татарстанга җылы көннәр кайта: бүген температура 28 градуска кадәр күтәрелә

20 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Синоптиклар көндез явым-төшем яумас дип фаразлый. Иртән кайбер урыннарда томан төшәчәк. Җил төньяктан, секундына 5–10 метр тизлектә, көндез урыны белән 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +12..+17 градус булса, көндез +23..+28 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

 


Нет комментариев