Татарстанда җылы һава торышы саклана
Яңалыклар

Татарстанда җылы һава торышы саклана

Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр,  урыны белән хәтта яшенле яңгыр, аерым җирләрдә боз явуы ихтимал. Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан 6–11 м/с белән исә, кайбер урыннарда 15–20 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +11..+16˚ булса, көндез исә +22..+27 градуска кадәр җылы булуы көтелә.


Нет комментариев