Татарстанда җылы һава торышы сакланачак
Яңалыклар

Татарстанда җылы һава торышы сакланачак

Көндез термометр баганалары нульдән ике градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстанда дымлы һәм җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Вакыты белән кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем булырга мөмкин. Аерым районнарда томан һәм бозлавык көтелә, ә юлларда бозлавык хасил була.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 5 градуска кадәр төшәчәк. Якты вакытта һава температурасы -2дән +2 градуска кадәр булачак..


Нет комментариев