Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ялларда һава торышының кинәт үзгәрүе көтелә

Синоптиклар шимбә көнгә көчле җил һәм буран фаразлый.

Шимбәгә кадәр Татарстанда бераз кар яварга һәм һава температурасы -23 градуска кадәр булырга мөмкин. Шуннан соң һава торышы үзгәрәчәк. Якынча фаразлар турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

22 декабрьдә республика территориясендә томан төшәргә һәм бозлавык хасил булырга мөмкин. Төньяк циклон һәм аның атмосфера фронтлары бераз кар һәм көньяк-көнбатыштан секундына 11 метрга кадәр тизлектә җил алып киләчәк. Төнлә һава температурасы -7…-12 градуска кадәр төшә, урыны белән -18 градуска кадәр булырга мөмкин. Көндез һава -3…-8 градус, ә көньяк-көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр салкын булуы ихтимал.

Чәршәмбедән җомгага кадәр Татарстан антициклонның көнбатыш перифериясендә булачак. «Чәршәмбе урыны белән бераз кар яварга мөмкин, ә алга таба явым-төшем ихтималы аз», диелгән якынча фаразлауда.

23 декабрьдә төнлә һава температурасы -9…-14 градус булырга мөмкин. Көндез -7…-12 градус көтелә.

24 һәм 25 декабрьдә салкынрак булачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -13…-18 градус көтелә. Җомга урыны белән -23 градуска кадәр салкынайта, көндез -9...-15 градус салкын була.

Фаразлаулар буенча, шимбә һава торышы бозылачак. Каты җил исәргә, кар яварга һәм буран чыгарга мөмкин. Төнлә һава температурасы -13...-18 градус, урыны белән -23 градуска кадәр, көндез -8...-13 градус салкын көтелә. Якшәмбе салкынча һава торышы һәм кар явачагы фаразлана, дип хәбәр итә синоптиклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев