Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда урманнарда янгын куркынычы сезоны башланды

Узган ялларда Зәй районы Шыкмай авылы янындагы урманда янгын чыгу очрагы теркәлде. Бәхеткә, ут вакытында сүндерелде. Югыйсә, аның урман эченә таралу куркынычы бар иде. Татарстанда урман зоналарында янгын чыгуның ике очрагы булды инде. Әлегә Тукай районында андый очрак юк. 

15 апрельдән Татарстан Республикасында, шул исәптән Тукай районында да, урманнарда янгын куркынычы сезоны башланды. 
Искә төшерәбез, урманда түбәндәгеләрне эшләү тыела:
– ылыслы яшь агачлар үскән территорияләрдә, торф яткан урыннарда, агач кискән, киселгәннән калган ботаклар яткан җирләрдә, коры үлән булган урыннарда, агач кәүсәләре астында ачык ут куллану (учак ягу, эретеп ябыштыру лампалары, мангаллар, кыздыру җайланмалары куллану;
– сүндерелмәгән шырпы, тәмәке төпчекләре, кызган тарту трубкалары, пыяла шешәләр, банкалар ташлау;
  – бензин, керосин яисә башка төр янып китүчән матдәләр белән чылатылган материалларны (кәгазь, чүпрәк, мамык һ. б.) җирдә калдырып китү;
 – двигатель эшләп торганда ягулык салу, төзек булмаган двигатель белән йөрү, ягулык салынган машиналар янында тәмәке тарту;
– торф ятмалары ачык яткан урында ни дә булса эшләү;
– урманнарга, саклык зоналарында кипкән үлән яндыру; 
– урманнарга чүп, көнкүреш калдыклары ташлау.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сум, вазыйфаи затларга – 20 мең, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Әгәр закон бозу янгынга каршы махсус режим шартларында башкарылса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен – 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 90% очракта урман янгыннары килеп чыгуның төп сәбәбе – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү. Урманда янгын чыгу очрагын күрсәгез, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев