Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда 3 кеше коронавирус йоктырган

Өч очрак Казанда, өчесе Чаллыда, Әлмәт, Биектау районнарында — берәр очрак.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тугыз яңа очрагы расланган.Өч очрак Казанда, өчесе Чаллыда, Әлмәт, Биектау районнарында — берәр очрак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Пациентларның хәле уртача авырлыкта. Бу алар тормышына зур куркыныч янамый дигән сүз. Бу статус интенсив дәвалауны сорый. Үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратларында пациентлар юк», — диде Галимова.

Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәр ике кеше, 30 дан алып 50 яшькә кадәр — дүрт, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр — өч кеше. 

Татарстанда бүгенгә коронавирусның барлыгы 50 очрагы ачыкланган. 35 очрак — Казанда, бишесе — Чаллыда, Питрәч, Биектау районнарында — икешәр, Яшел Үзән, Арча, Бөгелмә, Лаеш, Әлмәт районнарында — берәр очрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев