Яңалыклар

Татарстанда иң күп түләнә торган һөнәрләр билгеле булды

Татарстанда иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителгән вакансияләр исемлеге билгеле булды. Superjob мәгълүматларына караганда, иң зур керем ультратавыш диагностикасы табибы — акушер-гинеколог белгечләренә туры килә, алар айга 200 мең сумнан артык хезмәт хакы ала ала.

Икенче урында стоматолог-терапевтлар тора, аларга 150 мең сумнан югары хезмәт хакы тәкъдим ителә. Өчлекне 175 мең сумга кадәр түләүле программистлар йомгаклый.

Иң югары түләүле белгечлекләр исемлегенә шулай ук IT-проектлар җитәкчеләре (якынча 143 мең сум) һәм тимер юл тармагында ремонт эшләре участогы башлыклары (122 мең сум) да кергән.


Нет комментариев