Бүген, 24 май көнне республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак дип хәбәр итә синоптиклар.
Төнлә явым-төшемнәр көтелми, ә менә көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с белән исә, көндез урыны белән тизлеге 15-20 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә температура +7..+12˚, көнбатыш районнарда урыны белән +17 градуска кадәр җитәчәк. Көндезге температура термометр баганаларында +22..+27 градусны күрсәтәчәк, көнчыгышта +30˚кадәр эссе булачак.
Нет комментариев