Татарстанда бүген дә эссе һава торышы саклана, яшенле яңгырлар көтелә
Яңалыклар

Татарстанда бүген дә эссе һава торышы саклана, яшенле яңгырлар көтелә

24 июльдә республикада аязучан болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре хәбәр итә.

Бүген Татарстанда кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар явачак. Аерым урыннарда яшен яшьнәп, боз явуы ихтимал. Иртән томан да төшәчәк.

Җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Аның тизлеге секундына 5–10 метр булачак, әмма яшен вакытында кыска вакытка 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Һава температурасы төнлә +15...+20 градус, көндез исә +26...+31 градуска кадәр күтәреләчәк.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев