Республикада бүген дә җылы һәм коры һава торышы көтелә
Яңалыклар

Республикада бүген дә җылы һәм коры һава торышы көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, бүген, сишәмбе көнне республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Явым-төшемнәр көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан 5–10 м/с тизлек белән исә, көндез аерым районнарда ул 13 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9..+14° тирәсендә сакланачак, ә көнбатыш районнарда +18° ка кадәр җылы булачак. Көндез исә республика температура +28..+33 градуска кадәр күтәреләчәк.

Н.Туганов фотосы


Нет комментариев