Татарстанда бүген 31 градуска кадәр эссе һава торышы көтелә
Яңалыклар

Татарстанда бүген 31 градуска кадәр эссе һава торышы көтелә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре мәгълүматларына караганда, 22 июльдә Татарстанда болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Җилнең юнәлеше үзгәрүчән булачак, тизлеге 4–9 м/с тәшкил итәчәк, аерым урыннарда кыска вакытка көчәйгәндә 12 м/с ка җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +14..+19 градус җылы булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава +26..+31 градуска кадәр күтәреләчәк.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев