Татарстанда Алексеевск – Әлмәт түләүле автомагистрале барлыкка киләчәк
Юл Кичү һәм Кичүчат авыл җирлекләре территорияләре буйлап узачак. Татарстанда Алексеевск - Әлмәт түләүле автомагистрале территориясен планировкалау буенча документацияләрне эшли башлаячаклар. Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов имзасы белән тиешле карар Татарстан хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылган. Проект "территорияне тотрыклы үстерүне тәэмин итү максатыннан" башкарылырга тиеш. "Автострад" акционерлык җәмгыятенә...
Юл Кичү һәм Кичүчат авыл җирлекләре территорияләре буйлап узачак.
Татарстанда Алексеевск - Әлмәт түләүле автомагистрале территориясен планировкалау буенча документацияләрне эшли башлаячаклар. Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов имзасы белән тиешле карар Татарстан хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылган.
Проект "территорияне тотрыклы үстерүне тәэмин итү максатыннан" башкарылырга тиеш. "Автострад" акционерлык җәмгыятенә документацияне үз чыганакларыннан башкарырга тәкъдим ителгән.
Автомагистраль Кичү һәм Кичүчат авыл җирлекләре территорияләре буйлап узачак.
Проектны гамәлгә ашыруда җаваплы итеп Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев