Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы урманнарында өченче класслы янгын куркынычсызлыгы игълан ителде

Авыл хуҗалыгы җирләрендә ачык ут куллану кагыйдәләре бозылу аркасында урманнарда янгын чыгарга мөмкин.

Татарстан урманнарында өченче класслы янгын куркынычсызлыгы игълан ителде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы дистанцион мониторинг системасы мәгълүматлары буенча, республиканың 45 муниципаль берләшмәсендә өченче класслы янгын куркынычы көтелә.

Аларга Чүпрәле, Буа, Алексеевский, Балык Бистәсе, Чистай, Спас, Тәтеш, Әгерҗе, Актаныш, Югары Ослан, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Әлки, Азнакай, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Аксубай, Балтач, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лениногорский, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевский, Мөслим, Нурлат, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Сарман, Саба, Тукай, Теләче, Чирмешән, Ютазы районнары, шулай ук Чаллы һәм Казан шәһәрләре керә.

Авыл хуҗалыгы җирләрендә ут куллану кагыйдәләрен бозу аркасында янгын куркынычы фаразлану сәбәпле, табигатьтә, торак йортларда, дача йортларында, шулай ук янәшәдәге урманнарда янгын чыгу куркынычы бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев