Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтә
Яңалыклар

Татарстан синоптиклары буран һәм бозлавык турында кисәтә

Республикада көндез һава температурасы 0 градустан -5 градуска кадәр төшәчәк.

Иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстанда урыны белән, шул исәптән районда да, иртән һәм көндез буран көтелә.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең һава торышы бозылу турында таратылган хәбәрендә әйтелгән.

Моннан тыш, юлларда урыны белән бозлавык булуы көтелә. 

Төнлә 8 градус салкын булачак. Көндез һава температурасы 0 дән -5 градуска кадәр төшәчәк. 
 

 


Нет комментариев