Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан синоптиклары +20 градуска кадәр җылы вәгъдә итә

Башланган атнада иң җылы һава торышы антициклон белән бәйле булачак, ул циклонны республика территориясеннән кысрыклаячак.

атарстанда җомга, 4 октябрьдә, атнаның иң җылы көне булачак. Көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге башлангыч фаразларыннан күренә.

Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, 1 һәм 2 октябрьдә, бүгенге кебек үк, республика территориясендә һава торышын төньяк-көнбатыштан килгән киң циклонның (үзәге Балтыйк диңгезе өстендә урнашкан) алгы өлеше билгеләячәк.

Төбәк аша узган атмосфера фронтлары аркасында вакыт-вакыт яңгырлар явып алачак. Көньяктан исә торган җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булачак. 1 һәм 2нче числода җил тизлеге көндез 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

«Пәнҗешәмбе, 3 октябрь көнне, республикага антициклон йогынтысын таратачак», – дип билгеләп үтә Татарстан синоптиклары. Шунлыктан алга таба җылылык +13, +18 градуска кадәр булачак. Урыны белән генә бераз явым-төшемнәр булырга мөмкин.

5 октябрьдә, шимбә көнне үк, Татарстанга яңгырлы салкын фронт киләчәк, шуның аркасында һава температурасы 11-16 градуска кадәр төшәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев