Татарстан Рәисе машина ачкычларын тапшырды
Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең автопаркы яңа автомобиль белән тулыланды. «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды.
Районыбызның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов Татарстан Рәисе кулыннан яңа «Шевроле-Нива» автомобиле ачкычын алды.
"Татарстан-илнең әйдәп баручы агросәнәгать төбәкләренең берсе. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәм, киләчәктә дә зур уңышлар телим», – диде тантанада республикабыз Рәисе. Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылды. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев