Татарстан Президенты 24 сентябрьдә парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышының туры теле- һәм радиотрансляциясе оештырылачак.
24 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышы узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында билгеле булды.
Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында Татарстанның эчке һәм тышкы халәте хакында сөйләячәк.
Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Иртәнге 10нан утырышның туры теле- һәм радиотрансляциясе оештырылачак.
Утырышка ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика муниципаль берәмлекләре, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре - барлыгы 600 кеше чакырыла.
- Республика Президенты Татарстан Дәүләт Советына үзенең беренче юлламасы белән 2010 елның 13 октябрендә мөрәҗәгать иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев