Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан кызы Ташкентта “MISS UNION FASHION 2018” бәйгесендә җиңгән

Ташкентта Азия, Африка һәм Европа илләре вәкилләре арасында "MISS UNION FASHION 2018" халыкара бәйгесе узды. Язгы Нәүрүз бәйрәме алдыннан Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә беренче тапкыр Азия, Африка һәм Европа илләре вәкилләре арасында "MISS UNION FASHION 2018" халыкара бәйгесе узды. 20 мартта "Заркайнар" мода галереясендә узган бәйге "Miss Union" проектына нигез салучы,...

Ташкентта Азия, Африка һәм Европа илләре вәкилләре арасында "MISS UNION FASHION 2018" халыкара бәйгесе узды.

Язгы Нәүрүз бәйрәме алдыннан Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә беренче тапкыр Азия, Африка һәм Европа илләре вәкилләре арасында "MISS UNION FASHION 2018" халыкара бәйгесе узды. 20 мартта "Заркайнар" мода галереясендә узган бәйге "Miss Union" проектына нигез салучы, шулай ук "Gulnara Fashion" дизайнер компаниясен булдырган Гөлнара Мөхәмәдова тарфыннан оештырылган.

Бәйгедә катнашучылар үз ил традицияләренең, матурлыкның һәм дуслыкның бердәмлеген күрсәтә алган. Бәйге нәтиҗәсендә Казахстан вәкиле Җания Сайитдҗапар Гран-прига лаек булган.

Бер үк вакытта социаль челтәрләрдә (фейсбук һәм инстаграмда) онлайн-тавыш бирү барган. Биредә иң күп тавышны Татарстанны һәм Ташкент татар диаспорасын тәкъдим иткән Кристина Кәримова җыйган. Кристина Miss Online титулыннан тыш, Miss Photomodel булып та танылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев