Агымдагы елда республикада 2,5 меңнән артык кеше бала туган очракта бервакытлы түләүләр алачак.
Бүгенге көндә Татарстанда беренче балаларын тапкан 1181 хатын-кыз һәм өченче баласын тапкан 226 хатын-кыз яңа бервакытлы түләүләр алу буенча мөрәҗәгать иткән. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Бервакытлы түләүләрне бары тик авылда яшәүчеләргә генә бирәләр.
Узган ел ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, авылда 3 ел яки аннан да күбрәк яшәгән хатын-кызлар өчен, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң, бала тапкан очракта бервакытлы түләүләр турында карар кабул итте. Хатын-кыз беренче баласын 25 яшькә кадәр тапса, аңа 50 мең сум акча түләнә. Әгәр 29 яшькәчә хатын-кыз өченче баласын алып кайтса, түләүләр 100 мең сум тәшкил итәчәк.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре быел республикада андый хатын-кызлар 2,5 меңнән артык дип белдерә. Аларның 2 мең чамасы, беренче бала тулу уңаеннан, түләүләр алачак. 400дән артыгы өченче балаларын табачак.
Нет комментариев