Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татар кызы-2018" бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Златоуст осталары ясаган таҗга һәм автомобильгә Удмуртия республикасыннан Диләрә Гыйльметдинова лаек булды.

"Татар кызы - 2018" халыкара конкурсының абсолют җиңүчесе билгеле. Казанда тәүге тапкыр узган "Татар кызы" бәйгесе тәмамланды.

"Шушындый кызлар булганда, милләт мәңгелек, үлемсез. Бу кызлар - күбебез өчен үрнәк. Алар булганда, милли киемнәр дә, гореф-гадәтләр дә яшәр, буыннан-буынга тапшырылыр. Мин аларның һәрберсенә гран-при бирер идем", - диде Татарстан премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев җиңүче исеме язылган конвертны ачты. Быелгы "Татар кызы" бәйгесе җиңүчесе - Удмуртия республикасы вәкиле Диләрә Гыйльметдинова. Ул бер ел буе "Татар кызы" титулын йөртәчәк. Аңа Златоуст осталарының Казан башлыгына охшатып ясалган таҗы һәм "Лада Гранта" машинасы бирелде.

"Әти-әниемә, әби-бабаема, бәйгегә әзерләүчеләргә рәхмәт. Татар телебезне яратып яшик, бергә булыйк", - диде 2018 елның "Татар кызы".

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев