Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташуларга район әзерме?

Дүшәмбе көнне район хакимиятенең утырышлар залында районның гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызылыгы комиссиясе рәисе Айрат Хәбибуллин язгы ташуга әзерлек буенча чыгыш ясады.

– Районда ташу март урталарына, апрель башына туры килер дип фаразлана. Ташуга бәйле иң авыр хәл Новотроицкое авыл җирлеге территориясенә туры килер дип тә уйлыйбыз. Кар тиз эрегән очракта су басу ихтималы булган зонага өч торак пункты эләгергә мөмкин. Бу – Суровка, Новотроицкое, Калиновка авыллары, – дип сүз башлады Айрат Рафак улы.

Шулай да, язгы сулар бәла-казаларсыз үтсен өчен иң зур игътибар әзерлек эшләренә бирелергә тиеш. Шуны истә тотып, комиссия рәисе белән авыл җирлеге башлыкларына, юл һәм торак-коммуналь комплексы оешмаларына, социаль-мәдәни юнәлештәге учреждениеләр, оешма җитәкчеләренә ташуга җентекләп, бар җаваплылык белән әзерләнергә кушылды. Моннан тыш, әзерлек кысаларында махсус күнегүләр, су басу куркынычы булган урыннарда бозны планлы шартлату эшләрен уздыру да күздә тотыла.

«Ташуга әзерлек чаралары махсус хезмәтләр белән генә түгел, район халкы белән дә үтәлергә тиеш», – дип азсызыклап үтте Айрат Рафак улы. Әйтик, шундый эшләрнең берсе ул – авыл кешеләре катнашында патрульләр оештыру, елга, күлләр, буалар янында кизү тоту. Боз юка чакта аның өстенә балыкчыларның, авыл халкының, балаларның, автомобиль һәм башка төр техниканың чыгуын тыеп калу – күп кеше гомерен, сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итә. Моннан кала, җирлек башлыклары, торак-коммуналь, юл хезмәте күрсәтү оешмалары белән суүткәргеч торбаларның, канализация системалары, гидрантлар, коеларның, башка төр инженер объектларының чистартылуын, насосларның эшкә әзерлеген тәэмин итәргә тиешләр.   

– Әлеге вакытта «Ташу» планы тулысы белән расланган, районда булган 7 буада, бер елгада хәлне күзәтеп тору өчен гидрологик постлар булдырылачак, боз киткәндә зыян күрүчеләр булса, аларны вакытлыча урнаштыру пунктының урыны да планлаштырылган. Ташу вакытында гадәттән тыш хәл чыга калганда, районда җитәрлек эшче куллар саны да, техника берәмлеге дә бар. Шулай ук, иминият фирмалары белән бергә йортларны, корылмаларны үз ителәкләре белән иминиятләштерү буенча халык арасында агарту эшләре алып барыла. Тулаем алганда, район быелгы ташуга әзер, – дип йомгаклады Айрат Хәбибуллин.  

Алсу Тимерханова.

Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев