Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташламалы ипотека дәвам итәчәк

Беренчел кертем торак бәясенең 15 процентын тәшкил итә. Россия Президенты Владимир Путин 1 сентябрьгә кадәр Хөкүмәткә ташламалы ипотеканы 2023 елның ахырына кадәр баласы туган күп балалы гаиләләр өчен җәелдерергә кушты. Бу хакта Кремль сайтында чыккан боерыкта хәбәр ителә. «2023 елның 31 декабренә кадәр туган балалары булган гаиләләргә ташламалы ставкалар белән ипотека торак кредиты (займ) алу хокукын бирә торган карарлар кабул итүне тәэмин итәргә», – диелә документта.

«Гаилә ипотекасы» программасы 2018 елда барлыкка килде. Ул торак сатып алуга яки шәхси йорт төзүгә еллык ставкасы алты процентка кадәр булган ташламалы кредит алырга мөмкинлек бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев