Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташкент татарлары “Нәүрүз”не бәйрәм итте

"Үзбәкстан - уртак йортыбыз" девизында милли-мәдәни үзәкләр "Нәүрүз" уңаеннан бәйрәм концерты һәм күргәзмәләр оештырды. 21 мартта Ташкент шәһәренең "Дуслык бакчасында" милли-мәдни үзәкләр "Нәүрүз" уңаеннан "Үзбәкстан - уртак йортыбыз"девизы белән бәйрәм концерты һәм күргәзмәләр оештырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Үзбәкстанда Министрлар Кабинеты карамагында чит илләр белән...

"Үзбәкстан - уртак йортыбыз" девизында милли-мәдәни үзәкләр "Нәүрүз" уңаеннан бәйрәм концерты һәм күргәзмәләр оештырды.

21 мартта Ташкент шәһәренең "Дуслык бакчасында" милли-мәдни үзәкләр "Нәүрүз" уңаеннан "Үзбәкстан - уртак йортыбыз"девизы белән бәйрәм концерты һәм күргәзмәләр оештырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Үзбәкстанда Министрлар Кабинеты карамагында чит илләр белән милләтара багланышлар һәм дуслык элемтәләре булдыру буенча комитет тарафыннан 140лап милли-мәдәни оешма эшләп килә. Бу көнне Мәдәният һәм ял паркында аларның гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре, милли киемнәр, кулинария ризыклары тәкъдим ителде. Бәйрәмгә Янгиюль, Джизак, Сәмарканд, Бохара, Навои, Ургенч, Карши һәм Ферганә шәһәрләреннән вәкилләр катнашты. Бәйрәмдә яшьләрнең актив булуы күңелле, дип белдерде оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев