Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таләпләр үтәлешен комиссия тикшерә

Тукай районында террорчылыкны, экстремистлыкны булдырмауга юнәлдерелгән планлы эш алып барыла. Әлеге планда билгеләнгән эшләрнең барышы республика дәрәҗәсендә күзәтелеп тора. 

Террорчылыкка каршы илкүләм комитет һәм республика комитеты карарларының үтәлешен тикшерү өчен 30 сентябрьдә районга эшче төркем килә. ТР террорчылыкка каршы комиссия аппараты, ТР президентының эчке сәясәт департаменты, ТР хисап палатасы, «Татмедиа» агентлыгы, мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре, мәдәният, спорт министрлыклары белгечләреннән торган әлеге комиссия, документлар белән танышудан тыш, район биләмәсендәге объектларның сакланышын, куелган таләпләрнең үтәлешен дә тикшерә. Район җирлекләренә комиссия әгъзаларын каршы алу өчен әзер булып торырга кирәк.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев