Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талпаннар йокыдан уянган

Чаллыда быел беренче тапкыр талпан тешләве теркәлгән. Бу хакта Кама балалар медицина үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 12 апрельдә талпан үсмернең күкрәк читлегенә эләккән. Әти-әнисе аны мөстәкыйль рәвештә алып, лабораториягә илткән. Тикшеренү нәтиҗәләре травматология пунктына һәм беркетелгән урын буенча сырхауханәгә тапшырылачак.

Табиблар талпан кадалганда мондый киңәш бирәләр.  Урман, агачлыклардан кайткач, тәннәрне яхшылап карарга кирәк. Җыйган үләннәрне өйгә тизрәк алып керергә ашыкмагыз. Әгәр кадалган икән, аны хастаханәгә барып алдырту яхшырак. Талпанны пыяла савытка салып, бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнен белү өчен, гигиена һәм эпидемиология үзәгенә илтергә кирәк. Эскәк белән тартып алган очракта  талпан кадалган урынны йод яки спирт сөртергә. Талпанга каршы вакцина ясатырга да була,  аның файдасы 3–5 елга җитәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев