Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талпан кадалса кем ярдәм итә?

Соңгы вакытта тәннәренә талпан кадалып мөрәҗәгать итүчеләр саны арта башлаган. Мондый очракта нәрсә эшләргә, ярдәм сорап кемгә барырга? Роспотребнадзорның Тукай районы идарәсе белгечләре кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә өнди. 

Тәненә урман бете кадалган кеше ашыгыч рәвештә иң якындагы амбулатория-поликлиника учреждениесенә яки травматология пунктына юл тотарга тиеш. Медицина хезмәткәрләре талпанны алып, тикшерүләр үткәрү чарасын күрәчәк. Тикшерү мөмкинлеге булмаган очракта, пациентка шунда ук талпанга каршы иммуноглобулин кадарга тиешләр. 
Урман бете кадалган көннән башлап үзеңнең сәламәтлегеңне, организмыңның хәлен күзәтеп торырга кирәк. Көнгә ике мәртәбә тән температурасын үлчәү мәҗбүри. Тәннең тиресен даими күзәтеп торырга, талпан тешләгән урын кызарып чыккан очракта ашыгыч рәвештә медицина белгеченә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Тукай районында яшәүчеләр район үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать итә ала. Аның адресы: Чаллы шәһәре, ЗЯБ бис-тәсе, Аркылы урамы, 21. Белешмәләр өчен телефоннар: 46-68-91, 46-31-02.
Ял көннәрендә, кичләрен яки төнге сәгать-ләрдә Чаллыдагы ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсенә яки Кама балалар медицина үзәгенә барырга була. 
Талпаннарның инфекцияле булу-булмавын ачыклау белән Казандагы Гигиена һәм эпидемиология үзәге шөгыльләнә. Әлеге клиниканың эшләү шартлары турында 8(843)-221-79-12, 8(843)-221-79-07 телефоннарына шалтыратып һәм http://fbuz16.ru/documents/documentview/laboratornyeissledovanijakleschej рәсми сайтына кереп белешергә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев