Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын шул ук тырма

Россиядә уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча ир-атларның – 40, ә хатын-кызларның 60 проценты икенче кат башлы-күзле булгач кына чын бәхетен таба.

Ир-атларның – 40, ә хатын-кызларның 60 проценты икенче кат башлы-күзле булгач кына чын бәхетен таба. Россиядә уздырылган сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый. Шуңа күрәме, мондый гаилә­ләр ныклырак, дигәннәр. Өй­ләнү һәм аерылуның ние бар?

Узган ел Татарстанда 26 мең 983 гаилә төзелсә, 13 мең 586 пар исә аерылышу турында карар кабул иткән. Һәр икенче пар таркала дигән сүз бу! Кушылып бергә яши дә башламаган килеш шактый яшьләрнең аерылу турында сүз кузгатуына да күнегеп беттек инде. Рәсми мәгълүматларга караганда, баштагы дүрт елда никахларның 40 проценты таркала. Былтыр ун ел да бергә яшәмичә аерылышкан гаи­ләләр саны 64 процентка җиткән. Әнә шундый “кара” статистика янәшәсендә белгечләр тагын бер нәрсәне искәрткән: бүген икенче кат корган гаиләләр ныклырак булып санала икән. Моны дәлилләп күрсәтергә дә тырышканнар.

Аерылышуга китергән сәбәп­ләр шактый. Барыннан да бигрәк, холыклар туры килмәү, хыянәт, балалар булмау, бергә яшәүдән туюны атыйлар. Алдагысыннан аермалы буларак, икенче кат корган гаиләдә ир дә, хатын да элеккеге “хата”ларын кабатламаска тырыша, ди психологлар. Шуңа күрә насыйп ярны эзләгәндә, хисләрдән бигрәк, акыл белән эш итәргә тырышалар. Барысы да түгел, әлбәттә. Америкада яшәүче бер ханымны Гиннес­сның Рекордлар китабына керт­кән­нәр әнә. Ул 23 тапкыр рәсми рәвештә кияүгә чыккан. Тормыш бернигә дә өйрәтмәгән, күрәсең. Баксаң, ир-атлар яңадан гаилә коруга җиңел­рәк карый икән. Хатын-кызлар исә җиде кат уйлаганнан соң гына, кабат кияүгә чыга. Аларның уртак яклары да бар: һәр икесе дә икенче ирендә яки хатынында элеккеге тормыш иптәшенең чалымнарын эзли. Шулай булгач, гаиләне җиме­реп тору кирәк микәнни?

Кабат төзелгән гаиләләр тот­рык­лырак булып санала. Моның белән килешмичә дә мөмкин түгел. Ник дисәң, кабат өйләнешүче яки кияүгә чыгучыларның күбесе тормыш тәҗ­рибәсе туплаган, урта яшь­кә җитеп килүче кешеләр. Аларның эш урыны, яшәргә түбәсе бар. Димәк, тормыш мәшәкатьләре дә азрак. Хезмәт хакын айныкын айга ничек җиткерергә, дип баш ватып яшәү – бер хәл, ә сөйгәнең белән кичке ашка кафе яки ресторанга бару мөнәсәбәтләргә тагын да дәрт өсти, әлбәттә.

Ничек кенә булмасын, гаилә җимерелмәсен дисәгез, аны күз карасы кебек саклап торырга ки­рәк. Хәтта икенчесен дә. Кабат төзелгән никахларның да кимчелекле яклары җитәрлек. Мәсәлән, бер тапкыр аерылган хатын-кызлар, ялгыз каласым килми яки юньле ир-атлар барыбер юк инде ул, дип үзен ошатып йөргән ке­шегә кияүгә чыгарга мөмкин. Мондый гаиләдә берсе – ярата, икен­чесе – яраттыра, шул гына. Ир яки хатынның беренче гаиләдән балалары да булырга мөмкин. Күпчелек сөйгәнен башкалар белән бүлешергә теләми, шул исәптән чит балалар белән дә. Мондый гаиләдә ызгыш-талаш чыкмасын өчен, уртак тел таба белергә туры киләчәк. Белгечләр әйтүенчә, икенче тапкыр гаилә корырга ашыгырга ярамый. Аерылышканнан соң кимендә 2-3 ел вакыт узарга тиеш, дигәннәр. Хатын-кызлар аерылышкач та, тагын бер ел буе элеккеге ирен оныта алмаса, көчле затларга моның өчен ел ярым вакыт кирәк икән.

Аерылу – канатың каерылу, ди халык. Шуңа күрә бер төзегән гаиләне җимермәвең хәерлерәк. Ир белән хатын өчен иң куркыныч чик – бергә яши башлаганнан соң 8–10 ел, дигәннәр. Әнә шул вакытта бер-берсенә булган мәхәббәтен саклап кала алучыларга аерылышу куркынычы янамый, ди. Сүз уңаен­нан, гаилә корган ир-атлар һәм хатын-кызлар ялгыз гомер итүче­ләргә караганда уртача ике тапкыр күбрәк яши.

 

Гаиләсен, мәхәббәтен саклап калырга теләүчеләр өчен кайбер киңәшләр:

– Бер-берегезне санлап яшәгез. Беркем дә хаталардан хали түгел. Әмма үзегез сайлаган тормыш иптәшен хөрмәт итә белергә кирәк.
– Күбрәк аралашыгыз. Никадәр генә сизгер булсаң да, башка берәүнең күңел түрендә нинди хисләр яшеренүен белеп булмый. Шуңа күрә бер-берегез белән сөйләшегез.
– Кичерә белегез. Гафу итүне гадәткә әйләндерү – иң кирәкле сыйфатларның берсе.
– Кеше алдында ызгышмагыз. Бу – бер-берегезнең дәрәҗәсен төшерә.
– Аерылышу сүзен әйтмәгез. Чынлап торып бу адымга барырга уйламыйсыз икән, моның белән куркыту дөрес түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев