Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын 72 социаль учреждение интернетлы булачак

«РФ цифрлы икътисады» милли проекты кысаларында социаль яктан мөһим объектларны интернетлы итү 2019 елда башланды. Аның кысаларында 2019 елда Тукай районында − 10, 2020 елда 28 социаль-мөһим объект интернет челтәренә тоташтырлды. 2021 елда әлеге милли проект ярдәмендә районда тагын 72 социаль яктан мөһим объектка – 47 фельдшерлык-акушерлык пунктына, 16 җирле үзидарә органнары объектына, 3 янгын сүндерү постына, 3 янгын сүндерү частена, 2 Росгвардия объектына һәм китапханәгә интернет кертү планлаштырылган иде. Бүгенге көндә әлеге объектларга кадәр оптика-җеп линияләре сузу тәмамланды.   

Татарстанда әлеге проектның операторы буларак «Таттелеком» җәмгыяте эшли. 
− Тукай районы республиканың сәнәгать үзәге белән чикләшкән. Биредә яшәүче халык актив һәм таләпчән, − ди җәмгыятьнең Чаллы шәһәре буенча идарә директоры Илдар Нургалиев. – Проект халының яшәешен яхшыртачак, белем алу, аралашу, дәүләт хезмәтләреннән файдалануны җиңеләйтәчәк. Проект безнең филиал өчен катлаулы булса да, аны вакытында башкарып чыгуда барлык хезмәткәрләребез актив катнашты. Шулай ук, интернет челтәрен кирәкле объектларга кадәр сузуны уңышлы төгәлләүдә, җирлектә килеп чыккан сорауларны, мәсьәләләрне чишүдә район хакимиятенең ярдәме дә зур булды, − дип билгеләп үтә җитәкче. 

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X