Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табышмаклар чиштеләр, курчак театрын үзләре үк куйдылар

Калмаш авылы китапханәсе каршында «Яшь китап сөючеләр» дип исемләнгән китап театры оешты. Анда Калмаш урта мәктәбенең V-VI сыйныф укучылары шөгыльләнә. Бер ел эчендә укучы балалар кечкенәрәкләр өчен курчак спектакльләре куйды. Алар арасында рус халык әкиятләре буенча эшләнгән «Илья Муромец батырлыклары», татар халык әкияте буенча куелган «Мактанчык куян», шулай ук Л....

Калмаш авылы китапханәсе каршында «Яшь китап сөючеләр» дип исемләнгән китап театры оешты. Анда Калмаш урта мәктәбенең V-VI сыйныф укучылары шөгыльләнә. Бер ел эчендә укучы балалар кечкенәрәкләр өчен курчак спектакльләре куйды. Алар арасында рус халык әкиятләре буенча эшләнгән «Илья Муромец батырлыклары», татар халык әкияте буенча куелган «Мактанчык куян», шулай ук Л. Громова әкияте буенча «Мактанчык карга», А. Алиш әкияте буенча «Койрыклар» әсәрләре бар иде. Сабыйлар спектакльләр буе кул чабып утырдылар, әкиятләр аларга бик ошады.

Уйлавымча, китапханәдә курчак театрлары уздыру - бик үтемле эш. Ни өчен дигәндә, мондый төрдәге спектакльләр кую кечкенә балалар, өлкән яшьтәге авылдашларыбыз арасында да китаплар укуны арттырырга ярдәм итәчәк. Курчаклар ярдәмендә әсәр турында тулысынча сөйләп кенә түгел, ә аның авторы, күзаллавы, нәрсә әйтергә теләгәнен аңлатып бирергә була. Ә балалар өчен мондый спектакльләр авыл тормышы, аның мәдәнияте үсешендә актив булырга булыша, дип яза безгә Калмаш авылының китапханә мөдире Гөлсимә Салихова.

Фото Гөлсимә Салихова тарафыннан бирелде.

Түбән Суыксу авылының китапханәсендә китап көненә багышланган әдәби кичә оештырылды. Балалар үзләренең иң яраткан әкият геройларын рәсемгә төшерде. Шулай ук алар яңа балалар китаплары белән дә танышты, әдәби табышмакларга бергәләшеп җаваплар эзләде. Кичә ахырында исә сабыйлар А. Толстойның «Петушок золотой гребешок» дип исемләнгән әкияте буенча төшерелгән мультфильм да карадылар, дип хәбәр итә безгә Түбән Суыксу авылыннан Зилия Газыймова.

Фото Зилия Газыймова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев