Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табигать- безнең туган йортыбыз

Табигать – безнең туган йортыбыз. Кояш, су, үсемлекләр,хайваннар – болар барысы да байлык. Кеше иген,яшелчә,җиләк – җимеш үстерә, кош – корт, терлек үрчетә. Елга – күлләрдән балык тота, урманнардан җиләк – җимеш, гөмбә җыя, агачын файдалана. Табигатебез аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы болыннарга, саф чиста сулы чишмәләргә бай. Табигать безне яшәтүче дә, терелтүче дә , дөньяны танып белергә өйрәтүче дә. Без һәр ел фасылына сокланып, матурлыгын – байлыгын кадерләп яшәргә тиешбез. Туган йортыбызга карата мәрхәмәтле булыйк,дусларым!

     Табигать ул – сихри көч. Ул үзенә тартып,җәлеп итеп тора. Тик ни кызганыч, бүген безне табигать ярдәм сорап үзенә чакыра.Иштирәк авылыбыз янында аккан “ үле”елга, коннән-көн якынайган заводлар, шул заводлар аркасын җир йозеннән юкка чыккан күрше Мартыш авылы безне, яшь буынны, уйландырырга мәҗбүр итә. Әлбәттә, без читтә калмыйбыз,безгә юнәлеш биргән апалар җитәкчелеге астында төрле эшләр башкарабыз. Мәсәлән, безнең яраткан Ишкәй күле кырыен җыештыру, безнең традициягә кергән. Агачлар утырту, сыерчык оялары ясап элү,экологиягә кагылышлы рәсем конкурсларында катнашу,экологик агитбригада-яратып башкара торган эшләребез.Бәлкем,без бик зур эш тә эшләмибездер, әмма безнең апалар әйтүенчә: “ Без дөнья булдыра алганча үз өлешебезне кертергә тиеш”. Җирлегебездә балалар күп түгел, мәктәптә дә бары 27 бала белем ала. Ә юнәлешләр бик күп!Безгә җырда да, биюдә дә, фольклорда да, театрда да, рәсемдә дә артка калмаска кирәк. Шуңа күрә безнең башка уңышларыбызны күрсәгез,шаккатмагыз, - дигән сүзебез.

  Түгәрәгебезнең исеме “Йолдызчык” дип атала. Без дә бер заман үзебезнең эшләребез белән куктэге йолдызлар кебек балкырбыз әле.

Реклама

                          Иштирәк авылы мәдәният йорты “Йолдызчык” түгәрәге балалары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X