Табибларны хөрмәтләделәр
Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык фидакарь хезмәте өчен ТРсы сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән Тукай районы дәваханәсе табибы, травматолог-ортопед Рамил Имаметдинов бүләкләнде.
Шулай ук, күп еллык тырыш хезмәте, һөнәри осталыгы, районның сәламәтлек саклау системасына үзеннән зур өлеш керткән кардиолог, функциональ диагностика табибы Альбина Гыймаева да Тукай районы башлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Моннан кала, район дәваханәсенең Мактау грамотасы белән оториноларинголог кабинеты шәфкать туташы Ангелина Мамелина, гинекология бүлеге хезмәткәре Рәсилә Закирова бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев