Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыйфат контрольдә

Район хакимиятендә үткән аппарат киңәшмәсендә үзара салым исәбенә финаслана торган проектларның үтәлеше хакында сөйләштеләр.

Казначейлык департаментының территориаль бүлеге башлыгы Алсу Харисованың белдерүенчә, быел үзара салым акчасы 56 млн сум тәшкил итә. Аның 15,2 млн сумы – гражданнардан җыелган акча, 40,8 млн сумы – республика бюджетыннан. Башкарылган эшләрне капиталь төзелеш хезмәте белгечләре, Казначейлык департаменты территориаль бүлеге эксперт-белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, подрядчы оешмалар вәкилләре составындагы комиссия кабул итә. Бәяләүнең төп критерийлары – эшнең сыйфаты һәм вакытында башкарылуы. Тикшерүләр Иштирәк, Әҗмәкәй, Калмаш, Круглое Поле, Биклән, Мәләкәс һәм Күзкәй авыл җирлекләрендә үтте. Белгечләр эшне тәмамламауга кагылышлы җитешсезлекләрне билгеләде. Алар октябрь ахырына кадәр төзәтелергә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев