Сыр үзебезчә
Яңалыклар

Сыр үзебезчә

5 литр сепаратор сөтен оетып сөзмә ясарга. Шуңа 1 литр сөт салып эремчек ясарга.

Килеп чыккан эремчекле савытны сулы савытка утыртырга (водяная баня). Шуңа 2 йомырка, ярты чәй калагы чәй содасы, тәменчә тоз, 70-100 грамм ак май салырга. Сузылмалы масса барлыкка килгәнче, 10 минут чамасы болгатырга. Барлыкка килгән катнашманы савытка бушатып суыткычка куярга. 
Ләйсирә Сәхибҗанова.
Калмия авылы. 
/Фото Ләйсирә Сәхибҗановадан алынды

 


Нет комментариев