Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сыер савучы булып карадым

Бәхеткә димме, сынау булдымы – быел миңа мәдәният өлкәсендә эшләү өстенә, сыер савучы булып та эшләп алырга туры килде. «Акчасы да комачауламас, мәктәптә сыер саварга өйрәттеләр, практика вакытында берәр ай сава идек, онытмаганмындыр әле», – дип, мин эшкә керештем.

Шулай итеп мин Иштирәк авылындагы фермер Марат Закиров хуҗалыгына эшкә килдем. Фермада мине иң беренче малларга карата мөнәсәбәт сокландырды. Терлекләргә тыныч кына итеп эндәшәләр, кирәгенчә ризыгын бирәләр, вакытында көтүгә алып чыгалар, утарлары да чип-чиста. Мондый шартларны тудыру, әлбәттә, аның җитәкчесеннән тора. Ә ул Иштирәк авылы үсешенә күп өлеш керткән кеше, элеккеге «Бүләк» совхозы директоры Самат Закировның улы Марат.
Әтисенә охшаптыр, хезмәттән бер дә курыкмый Марат. Бүген аның сөт җитештерү фермасы матур гына эшләп тора. Башлаган елларда җиңел булмагандыр, әлбәттә, авырлыклар да очрагандыр. Бүген исә мин бөтен яктан яхшы оештырылган эш күрдем. Мотор тавышлары гөжли, бер-бер артлы сыерлар савыла, сөт суыткычка озатыла, бозаулар үзләренең сыйланыр вакытын сизеп тавыш бирәләр. Савып бетерүгә, көтүче Валентин Иванов малларны алып китәргә әзер булып тора. Монда һәр кеше үз урынында, һәркем үз вазифасын төгәл белә.
Әле шуңа өстәп, Марат Саматович тормыш иптәше Венера һәм балалары белән басуга чыгып печәнен чаба, алып кайта, сөт продукциясен Түбән Камада сатып кайта.    
Без быел 8 Март бәйрәмендә савымчы апаларны сәхнәдә зурлаган идек. Үземнең фермада эшләп алуым апаларга әйтелгән рәхмәтләрнең тагын да күбрәк кирәклеген күрсәтте. Әле алар бит сөтне кул белән сауган! Никадәр авыр, зур хезмәт икән бит бу. Синең ялың да юк, һава торышына карамыйча көн саен эшкә ашыгасың. Әле мине тимер атым җилдереп эшкә алып төште, алып кайтты. Шуның өстенә ярдәмчеләр белән эшләдем – авыр сөт бидоннарын күтәрергә Валера абый Григорьев булышты. 
Мондый хезмәтне бары тик малларны, җирне, туган якны үзеннән дә ныграк яраткан кеше генә башкара аладыр. Хөрмәтле сыер савучыларыбыз, фермада эшләүчеләр, сезгә шушы язмам аша хезмәтегез, табыннарыбызны табигый һәм файдалы ризыклар белән тулыландырып торганыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Хөрмәттән төшмәгез, лаеклы эш хаклары алыгыз, аякларыгыз сызлаусыз булсын, җитәкчеләрегез безнең Марат Саматович кебек кешелекле, кече күңелле булсын! Бүген Закиров хуҗалыгында сыер савучы Наталья апа Батусовага да уңышлар елмайсын. 
Гөлсинә Жиляева, Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры.
 / Фото Гөлсинә Жиляевадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев